“Сәяхәтләр һәм туризм” халыкара күргәзмәсендә Татарстанның туризм потенциалы күрсәтелә

Мәскәүдә ачылган күргәзмә 19-22 март көннәрендә эшләячәк.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мәскәүдә “Экспоцентр” үзәгендә “Сәяхәтләр һәм туризм” исемле 21 нче халыкара туристик күргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы традицион төстә әлеге күргәзмәдә катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайты.

Күргәзмә дөньяның 198 иленнән һәм төбәгеннән 2 меңгә якын компанияне һәм 8 меңнән артык хезмәткәрне җыя. 2013 нче елда күргәзмәне илнең 78 төбәге һәм шәһәреннән, 100 дәүләтеннән 73 мең 765 кеше тамаша кылган, күргәзмәгә килүчеләрнең 74 проценты – туристик бизнес белгечләре.

Татарстанның туристик продукты һәм потенциалы белән Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге, “Трэвэл Эндвок”, “Лидер-Казань”, “Бюро путешествий Казань”, “Персона Грата”, “Итиль тур”, “Ахат-тур”, “Спутник-Транс-Сервис-Казань" туристик фирма вәкилләре, “Рамада”, “Ривьера”, “Биляр Палас отель”, хостел “Зебра” кунакханәләре, Алабуга музей-тыюлыгы, “Свияжск утрау-шәһәре”, Болгар музей-тыюлыклары таныштырачак.

Күргәзмә 19-22 март көннәрендә эшләячәк.