“Крыминформ”ны булдырганда “Татар-информ” тәҗрибәсенә таяндык – Кырымның мәгълүмат министры

Дмитрий Полонский “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән аралашты

 (Симферополь, 18 март, «Татар-информ», Ләйсән Абдуллина). Күптән түгел Кырымда үзенең мәгълүмат агентлыгы – “Крыминформ” барлыкка килде. Яңа ММЧ алдында торган бурычлар турында “Татар-информ” МА вәкиле белән әңгәмәдә Кырымның мәгълүмат һәм массакүләм коммуникация министры Дмитрий Полонский сөйләде.

“Төгәл, объектив һәм Кырым тормышы турында төрле мәгълүматны тапшыра алырлык мәгълүмат агентлыгының кирәк булуы күптән билгеле иде инде. Без озак вакыт Украинаның мәгълүмат кырында тордык һәм анда булган мәгълүмат базары законнарына буйсындык. Монда Кырымның җитди мәгълүмат агентлыгы булмады да”, - дип ачыклык кертте ул.

Министр: “Кырым язы башлангач, кырымлылар исеменнән дөньяга монда барган хәлләрне оператив һәм объектив сөйләү кирәклеге туды. Без “Крыминформ”ны булдырганда нигез һәм эшләү моделе сыйфатында “Татар-информ”ны алдык. Сез безнең өчен ориентир булдыгыз”, - диде.

Полонский сүзләренчә, референдумга кадәр, һәм хәзер кырымлылар Россиянең рәсми хакимиятеннән, РФ төбәкләреннән зур ярдәм тоя. “Безгә гуманитар ярдәм белән эшелоннар җибәрәләр, акчалар күчерелә. Сезгә болар өчен зур рәхмәт”, - дип билгеләде ул.

Тулырак әңгәмәне “ATI-Times” бүлегендә укыгыз.