Кара диңгез флоты командиры: «Без Татарстанга ярдәме өчен рәхмәтле”

Хәзер Кара диңгез флоты корабльләрендә күп санлы татарстанлылар хезмәт итә

 (Севастополь, 19 март, «Татар-информ», Ләйсән Абдуллина). Кара диңгез флотын һәм Татарстанны дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Татарстанлылар һәрвакыт Кара диңгез флотына ярдәм итеп килде, без сезгә рәхмәтле, дип билгеләп үтте бүген вице-адмирал, Россия Хәрби-диңгез флотының Кара диңгез флоты командиры Александр Витко “Татар-информ” МА журналистлары белән очрашуда.

Хәзер Кара диңгез флоты корабльләрендә күп санлы татарстанлылар хезмәт итә. Әгәр хәрби хезмәткә чакырылучылар рейтингын төзесәк, татарстанлылар 1 нче урында, дип саный личный состав белән эшләү буенча 42948 хәрби часть командиры урынбасары, 1 ранглы капитан Сергей Ракаускас. “ТРда хәрби-патриотик тәрбия, чакырылыш мәсьәләләренә зур игътибар бирелү нәтиҗәсендә, Татарстан егетләре һәрвакыт ныклы әзерлек үткән, җаваплы, хезмәт итүгә җитди карый”, - дип белдерде ул. Бүген, 90 нчы еллардан аермалы буларак, чакырылыш буенча проблемалар юк, сайлап алу буенча эш бара, дип билгеләп үтте командир урынбасары.

“Флотка хезмәт итәргә сайлап алу шартлары катгый, сәламәтлек, белем, әзерлек исәпкә алына. Бездә хезмәт итүчеләрнең 20 проценттан артыгы тәмамланмаган югары яки югары белемгә ия, 40 процент чамасы – техникум һәм көллият тәмамлаучылар. Личный составның калганы – тулы урта белемле. Контракт буенча хезмәт итүчеләр күп, төрле корабльләр буенча төрлечә: 40 тан 50 процентка кадәр”, - дип сөйләде Ракаускас.