Уфада өч кеше лотереяда зур суммага акча откан

Уфалылар ике миллион сум, 400 мең сум акча отканнар.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Уфада ике көн эчендә берьюлы өч кеше тиз лотереяларда откан.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, 9 февральдәУфада яшәүче бер кеше 60 сумга билет сатып алган һәм ике миллион сум акча откан.

Шул ук көнне тагын бер уфалы 40 сумга кесә телефоны аша билет сатып алган һәм 400 мең сумга ия булган.

Икенче көнне, 10 февральдә, уңыш янә Уфаның тагын бер кеше 40 сумга мобиль кушымта аша билет сатып алган һәм 400 мең сум акча откан.