420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Лаеш, 19 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Лаеш районы хакимиятен туучылар саны кимү проблемасын хәл итәргә чакырды. Бу хакта ул район Советы утырышында белдерде.
Халыкның иминлеген, иртәгесе көнгә ышанычын бәяләүнең төп индикаторларының берсе - демографиянең торышы, дип искәртте ул.
«Кызганыч, соңгы елларда илдә туучылар саны кими. Ел нәтиҗәләре буенча Лаеш районы - уңай демографик муниципалитетлар арасында. Әмма районда туучылар саны елдан-ел кими бара. Моңа игътибар итегез», - диде ТР Премьер-министры.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында демография мәсьәләсенә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде, дип өстәде Песошин.