news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалтынов Балык Бистәсе районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

Татарстан Дәүләт Советы вице-спикеры Балык Бистәсе районы Советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында чыгыш ясады.

Камалтынов Балык Бистәсе районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде
"Сельские горизонты"

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якындагы 3 елда Татарстанга илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 50 млрд сумнан артык акчаны үзләштерергә кирәк була. Әлеге акчалар татарстанлыларның шәһәрләрдә һәм авылларда яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Балык Бистәсе районы Советы утырышында хәбәр итте.

«Без илкүләм проект кысаларында бүлеп бирелә торган акчаларны уңышлы үзләштерәбез. Узган ел буенча барлыгы 29 млрд сумнан артык, ә тулаем алганда, без 3 ел өчен 50 млрд сумнан артык акча алачакбыз», — диде Камалтынов.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов үз чыгышында Балык Бистәсе районы илкүләм проектларны тормышка ашырудан читтә калмавын әйтте.

«Кеше формалаштыруның төп факторлары - сәламәтлек, тәрбия һәм белем бирү. „Сәламәтлек саклау“ өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру елларында районда күп эш башкарылды. Бу — район үзәк хастаханәсе поликлиникасын реконструкцияләү, модульле 12 фельдшер-акушерлык пунктын сафка кертү. Узган ел республика бюджеты хисабына заманча җиһазлар куелган 2 ашыгыч медицина ярдәме машинасы район үзәк хастаханәсенә тапшырылды», — диде ул.

Таҗетдинов сүзләренчә, «Мәгариф» милли проекты кысаларында 2019 елның 1 сентябреннән Котлы Бөкәш мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге булдырылган. «Агымдагы һәм алдагы елларда районның тагын 5 мәктәбендә „Үсеш ноктасы“ үзәкләрен булдыру планлаштырыла, димәк, матди-техник базаны яңарту да», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100