news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырды

Юбилей бүләкләрен 11 сугыш ветеранына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүче бер хатын-кызга бирделәр.

Чаллыда Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы 11 сугыш ветераны һәм камалышта калган Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз юбилей бүләкләре белән билгеләп үтелде, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алексей Песошин ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Сез дөньяны көрән чумадан коткардыгыз. Безнең бурыч — берәүнең дә тарихны яңадан язарга теләге тумасын иде. Сез — җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез», — дип искәртте ул һәм бүләкләнүчеләргә нык сәламәтлек теләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, 2020 елны, Җиңүнең 75 еллыгы булганга, үзенчәлекле ел дип атады.

«Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла — Бөек Ватан сугышы берләштерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез», — диде шәһәр башлыгы һәм бүләкләнүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Тантаналы чара шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае базасында эшли торган «Җиңүгә юл» хәрби-тарихи музеенда узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100