news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер елда күп функцияле үзәкләр күрсәткән хезмәтләр саны миллионга якын арткан

2019 елда республиканың күп функцияле үзәге 5 миллионнан аз гына кимрәк хезмәт күрсәткән.

Бер елда күп функцияле үзәкләр күрсәткән хезмәтләр саны миллионга якын арткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 2019 елда Татарстан күп функцияле үзәкләре 5 миллионга якын хезмәт күрсәткән, бу 2018 елга караганда 1 миллионга күбрәк. Бу хакта учреждение коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстанда күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Бүген күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында Татарстанда федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары хезмәтләренең 205 төрен алырга мөмкин. 2019 елда күп функцияле үзәк рекордлы санда 5 миллионга якын хезмәт күрсәткән», — дип сөйләде ул.

Мозаффарова искәрткәнчә, Татарстанның күп функцияле үзәге агымдагы елда 26 яңа хезмәт күрсәтә башларга планлаштыра. Бу, аерым алганда, алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензияне яңадан рәсмиләштерү, республика милкендәге җир кишәрлекләрен бирү, тракторларга техник тикшерү үткәрү һәм аучылык билетын алу.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100