news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Чаллы халкының керемен арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк

Чаллы шәһәре торак төзелеше буенча республика рейтингында икенче урында тора – узган ел автокалада 310 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

 Алексей Песошин: Чаллы халкының керемен арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк
архив

(Чаллы, 19 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы Советының 2019 елга йомгак ясауга багышланган утырышында катнашты. Биредә ул Чаллы халкының керемен арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикерен әйтте.

Алексей Песошин якын арада халыкның керемен арттыру төп бурыч булып калуын искәртте. Чаллы буенча 2019 елда уртача хезмәт хакы 39 мең сум тәшкил иткән. Әмма шул ук вакытта 3 мең 700 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Бу юнәлештә, һичшиксез, эшләргә кирәк, диде спикер.

ТР Хөкүмәте башлыгы шәһәрнең икътисадның төп өлкәләрендәге уңышларын билгеләп үтте. Шәһәр торак төзелеше буенча республика рейтингында икенче урында тора (узган ел автокалада 310 мең квадрат метр торак төзелгән). Ул шулай ук социаль төзелешнең дә өстенлекле булуын әйтте. «Балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү буенча барлык килешүләр дә үтәләчәк», — диде республика Премьер-министры.

Ул Чаллы халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына да игътибар итте. Әлеге күрсәткеч буенча Автошәһәр республикада унынчы урында тора. «Чаллы сырхауханәләрендә һәм хастаханәләрендә кадрлар җитмәү шәһәр халкында канәгатьсезлек тудыра. Шәһәр хакимиятенә әлеге мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирергә кирәк», — диде Песошин.

«Домкор» компаниясе узган ел 63нче микрорайонда 80 мең квадрат метр торак төзеде, — дип искәртте ул. Шул исәптән анда җәлеп ителгән белгечләр өчен дә фатирлар бүлеп бирелгән. Темпларны киметергә кирәк түгел».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100