news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Актанышта егерменче бала туды

Әминәнең туу турындагы таныклыгын районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналы төстә тапшырды.

2020 елда Актанышта егерменче бала туды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 19 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филизә Сәләхова). Актаныш районының Илчебей авылында Зөһрә Вәҗетдинова 3 бала әнисе булды. Сабый 2020 елның 20нче баласы булып теркәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әминәнең туу турындагы таныклыгын районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналы төстә тапшырды. Татарстан Президентының котлау хатын да укып бирде.

«Әминә Алмаз кызы ЗАГСның истәлекләр китабында 2020 елның 20 нче баласы дип теркәләчәк», — дип тә әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100