“Татар-информ”да Ватанны саклаучылар көне турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 20 февральдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Матбугат конференциясендә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.