Зәйдә авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү эше алып барыла

Республикадан 193 кешегә 1 миллион 327 мең сум акча бүлеп бирелгән.

(Зәй, 19 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары, Рәзимә Кашапова). Зәй халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан ел дәвамында авыр хәлдә калган гражданнарга ярдәм итү эше алып барылды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.

Республикадан 193 кешегә 1 миллион 327 мең сум акча бүлеп бирелгән. 2016 елда шифаханәдә - 81 пенсионер, 61 бюджет тармагында эшләүче ял иткән. Инвалидларны тернәкләндерү өчен кирәк-ярак белән тәэмин итү эше дә тулы куәттә алып барылган.


.