Горький тимер юлларында электрон билетлар сату 21 процентка арткан

Гыйнварда еракка араларга йөрүче поездларга барлык сатылган билетның 49,2 проценты интернет аша алынган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Горький тимер юлларында гыйнварда еракка араларга баручы поездларга 299 мең пассажир электрон билет сатып алган. Бу 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда 21 процентка артык.

Гыйнварда еракка баручы поездларга барлык сатылган билетның 49,2 проценты интернет аша алынган. Интернет аша сатып алынган барлык билетларның 247 меңе Россия тимер юллары сайты аша эшләнгән.