ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итте

Аңа социаль яклау, экология һәм хезмәт законнары мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр

 (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Кичә РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итте.

Аңа 5 кеше мөрәҗәгать белән килгән иде. Бер хатын найм килешүе буенча торак алуга чиратка мөрәҗәгатен торгызуларын сорады. Ул, күп балалы ана буларак, 20 ел элек найм килешүе буенча торак алуга чиратка баскан. Шул ук вакытта аның ташламалы чиратка басу хокукы булган, бер баласы психоневрология диспансерында исәптә торган.

Ренат Тимерҗанов, Казан хакимияте чираттан тыш найм килешүе буенча фатир бирсен өчен, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Шундый проблема белән Чистайдан да бер хатын-кыз килгән иде. Баш федераль инспектор аңа да судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Казаннан хатын-кыз улына полиция бүлегендә хезмәт итүен дәвам итәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Тимерҗанов хәлне аңлатып, киңәшләр бирде.

Тагын бер казанлыны инвалид баласы өчен уңайлы мохит мәсьәләсе борчыган. Баш федераль инспектор “РФдә инвалидларны социаль яклау турында”гы ФЗның үтәлешен аңлатты.

Шулай ук Тимерҗановка Идел буенда рекреацион зонада урман кисүне туктатуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Баш федераль инспектор вазыйфаи затларның берәр чара күрмәвенә бәйле рәвештә, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.