Киләсе ялларда Татарстанда көннәр салкыная

Җомга көндез 15 градуска кадәр суыта

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда көннәр салкыная, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә җылы һава шартлары саклана. Републиканың күпчелек районнарында юеш кар явачак. Төнлә иң түбән температура 2-7 градус салкын, аязганда көнчыгыш районнарда – 12 градуска кадәр салкын. Көндез 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын, көнчыгыш районнарда – 7 градуска кадәр.
Әмма җомга, төнлә 6-11 градус салкын булачак, төньяк һәм көнчыгышта – 10-15 градус, аязганда 20 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 5-10 градус салкын, төньяк һәм көнчыгышта – 15 градуска кадәр.
Шимбә, төнлә 20-25 градус салкын, аязганда – 31 градуска кадәр, ә көндез – 15-20, көнчыгышта – 23 градуска кадәр.