Азнакайның 19 торак пунктына яктырткычлар куелачак

Шәһәр һәм Актүбә бистәсе дә игътибардан читтә калмаячак

 (Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Авыл торак пунктларындагы урам утларын яңадан торгызу буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан, Азнакай муниципаль районына 5 млн. сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә җирле “Маяк” газетасы.

Бу акчага авыл җирлекләренә караган 19 торак пункты, Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендәге урамнарга энергияне сакчыл сарыф итә торган лампочкалары һәм яктылык режимы буенча эшләүче релеләре булган заманча яктырткычлар куелачак.