news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист аз билгеле булган ташламалар алу тәртибен аңлатты

Эксперт билгеләгәнчә, «аз билгеле ярдәм чаралары» турында Дәүләт Думасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә язылган булган.

(19 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Юристлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Скрябина россиялеләргә аз билгеле булган ташламаларны алу тәртибе турында сөйләде.

Эксперт билгеләгәнчә, «аз билгеле ярдәм чаралары» турында Дәүләт Думасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә язылган булган. Әлеге исемлек белән яңа ярдәм чаралары кулланышка кертелмәгән булган, аларны алу тәртибе элеккечә калган. Бу хакта «Известия» сайты яза.

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә яшәү шартларын яхшырту өчен фатирларын саткан очракта НДФЛ түләргә кирәк түгел. Әлеге ташламадан файдалану өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Пенсионерлар физик затларның күчемсез милке өчен салым түләргә тиеш түгелләр, дип искәртте Скрябина. Әлеге ташлама бер төргә караган милекнең бер объектына бирелә. Әлеге ярдәмне алыр өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

«Пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр алты сутый җир өчен салымнан азат ителә. Җир мәйданы артып киткәндә салым түләнә (алты сутыйдан арткан өлеше өчен). Әлеге ярдәм чарасы билгеләнсен өчен, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, әлеге таләпләр үтәлүен раслаучы документлар тапшырырга кирәк», — диде юрист. 

Югарыда саналганнардан тыш, өч яшькә кадәрге балалар һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр алты яшькә кадәр бушлай дарулар алу хокукына ия. Андый дарулар исемлеге ел саен раслана, ә дарулар льготага ия булган кешеләргә хезмәт күрсәтүче даруханәләрдә педиатр рецепты белән бирелә. 

Моннан тыш, гражданнар беренче яки икенче бала туганга (уллыкка алганга) бирелә торган айлык түләүләрне алу өчен бала туганнан соң (уллыкка алганнан соң) өч ел эчендә теләсә кайчан гариза яза алалар. Гаризаны күп функцияле үзәкләр аша тапшырырга була, дип йомгаклады юрист. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100