news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров: Шәймиев республиканың чәчәк атуын һәрчак шәхси мәнфәгатьләреннән өстен куйды

«Аның зирәк җитәкчелегендә, аның аталарча кайгыртуы белән мин һәм монда булганнарның күбесе дәүләт хезмәткәре булып үсте», - диде ул.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев халыкның һәм республиканың чәчәк атуын шәхси мәнфәгатьләреннән һәрвакыт өстен куйды. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Минтимер Шәймиев. Мизгел. Еллар. Чор» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә шундый бәя бирде.

«Мин 30 ел дәвамында Минтимер Шәрип улы белән эшләвемә бәхетле. Аның зирәк җитәкчелеге, аның аталарча кайгыртуы белән мин һәм монда булганнарның күбесе дәүләт хезмәткәре булып үсте», — диде Сәфәров.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев иҗтимагый үсеш перспективаларын күрергә, ләкин иң мөһиме — кешеләрне яратырга өйрәткән.

«Безне мәдәниятне, телне, үз халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә һәм башка халыклар мәдәниятенә сак карарга өйрәтте. Кыскасы, Татарстанны, зур Ватаныбызны — Россияне кайнар яратырга өйрәтте. Һәм һәрвакыт үз илең һәм республикаң мәнфәгатьләре сагында торырга», — диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100