news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«MINGAZOV» татар кавер-төркеме быел беренче альбомын чыгарырга җыена

Альбомда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рахманкулов кебек легендар җырчыларның җырларына каверлар була.

«MINGAZOV» татар кавер-төркеме быел беренче альбомын чыгарырга җыена
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел «MINGAZOV» татар кавер-төркеменең беренче альбомы чыгуы көтелә.

«2022 елга планнар бик зурдан. Быел беренче альбомны ясый башладык. Безнең максат — халык җырларының хәзерге аранжировкада яңгыравын күрсәтү. Альбомда 15 җыр тупланса, әйбәт булыр дип уйлыйм. Ул — бик зур эш. Анда милләтнең байлыгы һәм горурлыгы булып саналган җырлар керер», — дип сөйләде төркемнең продюсеры Роман Тушев.

Продюсер сүзләренчә, анда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рахманкулов һәм башка татар музыкасы легендаларының җырларына каверлар булачак. Роман Тушев татар иҗатының үзенә якын булуын да ассызыклады. «Әбием ягыннан мин — татар. Баянга башкарылган җырларны тыңлап үстем», — ди ул.

Төркем солисты Ильяс Миңһаҗев сүзләренчә, быел Россиянең төрле төбәкләрендә чыгышлар көтелә. «Кырым, Санкт-Петербург, Әстерханга барырга телибез. Мәскәүдә узачак Сабантуйда чыгыш ясау теләге дә бар», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. .

  • «MINGAZOV» кавер-төркеме 2018 елда барлыкка килгән. 2020 елда төркем Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Барс Медиа» үткәргән «Яңа йолдыз» телевизион проектының финалисты булдылар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100