news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Германиядәге «Яшел атна 2020» күргәзмәсендә үз экспозициясен тәкъдим итте

Биредә азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык өлкәсендәге дөньякүләм казанышлар белән танышырга мөмкин.

Татарстан Германиядәге «Яшел атна 2020» күргәзмәсендә үз экспозициясен тәкъдим итте
agro.tatarstan.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан 17-26 гыйнвар көннәрендә Берлинда узучы «Яшел атна 2020» (International Green Week Berlin) 85нче халыкара күргәзмә-ярминкәсендә үз экспозициясен тәкъдим итте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Биредә азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык өлкәсендәге дөньякүләм казанышлар белән танышырга мөмкин.

Россиянең 18 төбәге күргәзмәдә мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән киң колачлы бердәм экспозиция тәкъдим итте.

Татарстан экспозициясендә азык-төлек продуктлары, татар ашлары, Татарстан кулланучылар җәмгыяте алып килгән кондитер эшләнмәләре, «Майский» теплица комбинатында үстерелгән яшелчә һәм яшел тәмләткечләр, «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» акционерлык җәмгыяте җитештергән май продукциясе, майонезлар, кетчуп һәм джемнар, «Татспиртпром» ААҖнең ликер-аракы продукциясе, шулай ук «Агрокөч» ҖЧҖ («Челны Бройлер» ҖЧҖ, «Челны Молоко» ҖЧҖ) һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе ААҖнең («Пестречинка» ҖЧҖ, «Яшел Үзән сөт комбинаты» ҖЧҖ) кош итеннән әзерләнгән колбаса һәм сөт продукциясе урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100