news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты эзтабар отрядларына дәүләт ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте

Владимир Путин Санкт-Петербургта ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмә вәкилләре белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә эзтабарлар хәрәкәтенә дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмә вәкилләре белән очрашу вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Очрашу кысаларында ул эзтабар отрядларында катнашучыларга рәхмәт әйтте, шулай ук аларның эшчәнлеген алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

«Без исә сезгә рәсми дәрәҗәдә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Путин.

Моннан тыш, РФ Президенты Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне саклауның әһәмиятен искәртте. Эзтабарлар эшчәнлеге исә аны сакларга ярдәм итә торган авыр, күп көч таләп итүче һәм куркыныч хезмәт.

«Татар-информ» агентлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 һәм 50 мең сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100