Видео: Казанда WorldSkills турында төшерелгән клип 2017 елда иң популяр роликлар рәтендә

Экспертлар фикеренчә, әлеге видеоны кыска метрлы кинолар рәтенә кертергә мөмкин.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда WorldSkills турында төшерелгән клип 2017 елда иң популяр роликлар рәтендә, дип табылган.

Strelka Magazine журналы экспертлары фикеренчә, әлеге видеоны кыска метрлы кинолар рәтенә кертергә мөмкин.

Видеоның озынлыгы - бер минут һәм 22 секунд. Роликта Татарстан башкаласының бөтен кешегә дә билгеле биналары, урамнары урын алган. Шулай ук видеода төрле хезмәт кешеләре: чәчтараш, инженер, флорист, пешекче, альпинист һөнәрләре дә күрсәтелгән.