Татарстанның яшь журналистлары берләшә

4-8 февраль көннәрендә Казанның “Байтик” лагерында Татарстан Республикасы яшь журналистларының I кышкы смена-практикумы була
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 4-8 февраль көннәрендә Казанның “Байтик” лагерында Татарстан Республикасы яшь журналистларның I кышкы смена-практикумы була.
Смена кысаларында тренинг, мастер-класслар, әйдәп баручы журналистлар һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән очрашулар оештырылачак.
Әлеге сменада югары уку йортлары һәм муниципаль гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче студентлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Сменаның бурычы – студентларны яшьләр сәясәте, республиканың спорт һәм туризм өлкәсендәге вәзгыять белән таныштыру һәм журналист материаллары иҗат итү өчен гамәли тәҗрибә бирү.