Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 32 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 32 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 2008 елның 11-17 гыйнвар көннәрендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 32 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Казанда ВИЧ-инфекциянең 10, Чаллыда – 2, Әлмәт районында – 2, Арча, Алабуга, Лениногорски, Тукай, Чистай районнарында – 1шәр, Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР учреждениеләрендә 7 очрак теркәлгән.