Санкт-Петербург татар җәмгыяте Ленинград камалышын өзү еллыгын билгеләп үтә

Санкт-Петербург татар җәмгыяте Ленинград камалышын өзү еллыгын билгеләп үтә

(Санкт-Петербург, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Бүген Санкт-Петербург тирәсендә урнашкан Красное Село бистәсенең Югары паркында бу торак пунктны немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә һәм Ленинград камалышын өзү көненә багышланган тантаналы митинг үтә. Петербурглылар, шул исәптән шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге дә, ел саен 1943 елның 19 гыйнварында Ленинград камалышы өлешчә һәм 1944 елның 27 гыйнварында тулысынча өзүне билгеләп үтәләр.

Сугыш елларында Ленинградны немецлардан саклауда татар сугышчылары да актив катнаша. Шушы дәһшәтле сугыш елларында ленинградлы татарларның бер өлеше шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшләп фронтка корал ясый, икенче өлеше – халык ополчениесенә кушылып китә. Ленинград өчен корбан киткәннәр исемлегендә Татарстаннан гына да 16 мең кеше санала. Ленинград фронты командующие Л.Говоров татар хәрбиләренә югары бәя биргән. Ленинград фронтында сугышкан 4 мең татар хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.