Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак

Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.