“Татарстан” авиакомпаниясенең генераль директоры вазыйфасын башкаручы билгеләнде

Ул Руслан Шакиров

 (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). “Татарстан” авиакомпаниясенең генераль директоры вазыйфасын башкаручы итеп Руслан Шакиров билгеләнде. Бу хакта авикомпания матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Ул 2010-2011 елларда “Татарстан” авиакомпаниясенең җитәкчесе вазыйфасын биләгән инде.
Бу вазыйфага билгеләнгәнче Р.Шакиров авикомпаниянең башкарма директоры вазыйфасында эшләгән. Ул “Татарстан” авиакомпаниясе генераль директоры Әксан Гыйниятуллин вазыйфасыннан азат ителгәч компания белән җитәкчелек итү эшен башкарган.