Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
Төнлә Казанда – 10-13, Татарстанда 14-21 градус салкын. Казанда көндез – 8-10, Татарстанда 8-13 градус салкын булачак.
Куркыныч меторологик күренешләр көтелми, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингының рәсми сайтында.