“Татарстан Республикасы диабетиклар ассоциациясе”нә диамобиль тапшырылды

Казанда шикәр авыруы проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Ланцелот” ресторанында “Татарстан Республикасы диабетиклар ассоциациясе” (“ДАРТ”) иҗтимагый оешмасының шикәр авыруыннан интегүчеләргә медицина-социаль ярдәм күрсәтү буенча яңа проектлары” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды.
Утырышта катнашучы кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Чыңгыз Мәхмүтов сәламләде. “Бүген мөһим вакыйга. Шикәр авыруына каршы көчләребезне берләштерсәк, авыруларга ярдәмебез артыр иде. Татарстанда иҗтимагый оешмалар да диабетикларны дәвалауда берләшә. Җәмәгатьчелек берләшүе нәтиҗәсендә, күп кенә авырулар бушлай техник чаралар белән тәэмин ителде. Шикәр авыруыннан интегүчеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрелә”, - дип белдерде ул чыгышында.
“Түгәрәк өстәл” утырышында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, “ДАРТ” оешмасы директоры Александр Белякин, “Санофи Авентис групп” компаниясе, Мәскәү, Түбән Новогород шәһәрләреннән “Эббот”, “Джонсон и джонсон”, “Хоффман ля Рош”, “Элта”, “Бектон Диккенсон” кебек фармацевтика ширкәтләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышында ассызыклап узганча, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бу куркыныч авыруга каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар белән теләктәшлектә эшләүнең күркәм нәтиҗәләрен татый. “ТР диабетик ассоциациясе” шикәр авыруына каршы көрәш проблемаларын хәл итүгә позитив карашын белдерә. Бу оешманың уникаль җиһаз белән бүләкләнүе, республикада бу юнәлештә проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәгенә ышанабыз, Татарстанда шикәр авыруыннан җәфа чигүче 70 меңнән артык авыру теркәлгән бит”, - дип билгеләп узды ул.
“Санофи Авентис групп” компаниясе тантаналы төстә “ТР диабетиклар ассоциациясе” оешмасына махсус җайланма - “Диамобиль” күчмә лаборатор-диагностика үзәгенә сертификат тапшырды. Алексей Белякин утырышта катнашучыларга “Диамобиль” хәйрия проектының уникальлеген җиткерергә тырышты. “Диамобиль” бригадачы составына 1-2 эндокринолог-табиб, шәфкать туташы һәм лаборант керә. Быел инде бу җиһаз беренче тапкыр эшкә җигелде. Күптән түгел махсус чакыру буенча Казанның Киров районына барырга туры килде”, - ди ул.
Алексей Белякин хәбәр иткәнчә, ел саен дөньяда 4 миллионлап кеше шикәр авыруы аркасында якты дөнья белән хушлаша. Көн саен 2 кешегә шикәр авыруы диагнозы куела.
“ДАРТ” оешмасы шикәр авыруы булганнарга өйдә консультацияләр оештыра, хәйрия акцияләре үткәрә. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән дә даими рәвештә хезмәттәшлектә тора. Шикәр авыруыннан интегүчеләрне ташламалы рәвештә дарулар белән тәэмин итү тәҗрибәсе дә бар.
“ДАРТ” оешмасы киләсе елның ноябрь-декабрь айларында Россия һәм чит ил вәкилләре катнашында “Диабетка каршы көрәшкә берләшик” республика форумын уздыру инициативасы белән чыкты.