Владимир Шаронов: «Төбәк телерадиокомпанияләре үзләрен дөнья, ил масштабында тоя белергә тиеш»

Владимир Шаронов: «Төбәк телерадиокомпанияләре үзләрен дөнья, ил масштабында тоя белергә тиеш»

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Бөтенроссия дәүләт теле-радиотапшырулар компаниясе» (ВГТРК) ФДУП Төбәк департаменты җитәкчесе Владимир Шаронов белән очрашты. Министрлар Кабинетында узган очрашуда ВГТРК составына кергән «Вести 24» Россия мәгълүмат каналын Татарстанда үстерү мөмкинлекләре каралды.

Соңыннан журналистлар белән булган әңгәмәсендә ВГТРК Төбәк департаменты җитәкчесе хәбәр итүенчә, хәзерге көндә оптик җепселле линияләр салу эше тәмамланып килә. Ул төгәлләнүгә, ВГТРК ның Татарстан филиалы «Вести 24» телеканалда үз тапшыруларын эшли алачак. Оптик җепселле үткәргечләр салынып бетүгә, филиалның Россия «Вести» мәгълүмат каналында үз тапшыруларын булдырып, сәяси-иҗтимагый каналын булдыру мөмкинлеге туа. Владимир Шаронов шулай ук «Спорт» каналында да региональ тапшырулар эшләргә юл ачылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу ике якның да килешеп эшләвенә бәйле. ВГТРК вәкиле Татарстанда информацион тапшырулар дәрәҗәсен бик югары дип бәяләде. «Татарстан» компаниясе, аның фикеренчә, мәгълүматны югары дәрәҗәгә күтәрә алган һәм дәүләт хакимияте органнары белән эшләүне тулысынча җайга салган сирәк компанияләрнең берсе. «Биредә яхшы корпоратив һөнәри мохит урнашкан», – дип белдерде ул.

«Бөтенроссия дәүләт теле-радиотапшырулар компаниясе» вәкиленең Казанга визиты башкалада информацион тапшырулар буенча семинарда катнашу белән бәйле. Ул компаниянең мәгълүмати тапшырулар буенча җаваплы директорлары һәм урынбасарлары өчен уздырыла. Анда жанр төрлелеге, сюжетлар күләме хакында сөйләшү узачак. Владимр Шаронов белдергәнчә, минут ярымлык сюжет эшләгәндә журналист киң тормышның төрле якларын күрсәтә белергә тиеш. Бу исә аннан югары һөнәри осталык таләп итә. Әңгәмә барышында кунак бүген төбәк телевидениесенә җитмәгән кайбер якларны да искәртеп узды. «Иң беренче чиратта төбәк телевидениесенә масштаблык җитми. Алар төбәк дәрәҗәсендә генә эшләп, үз казаннында гына кайнап, үзләре эшләгән регион белән генә чикләнергә тиеш түгел. Киресенчә, үзләрен дөнья телекомпанияләре дәрәҗәсендә тоя белергә тиеш. Дөньяның төрле илләре, Россия төбәкләре белән совет чорындагы кебек элемтәләрне яңадан торгызу мөһим», – ди Владимир Шаронов. Икенчедән, аның фикеренчә, төбәкләр дәрәҗәсендә социаль проектларга игътибар җитеп бетми.

Министрлар Кабинетында узган бүгенге очрашуда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, «Татмедиа» агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, «Татарстан» ДТРК рәисе Айрат Сибагатуллин, «Яңа гасыр» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов һ.б. катнашты.