Вагоннар һәм контейнерлар хәрәкәтен кәрәзле телефон ярдәмендә контрольдә тотып була

Вагоннар һәм контейнерлар хәрәкәтен кәрәзле телефон ярдәмендә контрольдә тотып була

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). «Россия тимер юллары» ААҖ Баш хисаплау үзәге 10 декабрьдән башлап йөк озатучыларга, экспедиторлар һәм йөк алучыларга үзләре җибәргән яки көтә торган товарның, вагон яки контейнерларның юлдагы хәле турында оператив мәгълүмат җиткерә башлады.

Әлеге төр хезмәт кәрәзле элемтә ярдәмендә күрсәтелә. Аннан барлык кәрәзле операторлар абонентлары да файдалана ала, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайты. Моның өчен физик яки юридик затларның Баш хисап идарәсе белән килешү төзүе җитә. Бу төр хезмәтнең асылы шуннан гыйбарәт: абонент махсус кыска номерга СМС хәбәр юллый. Ул Баш хисаплау үзәгенә алынып, эшкәртелә. Җавап хәбәрендә йөкнең, ул төялгән вагон яки контейнерның реаль вакыттагы урыны турында төгәл мәгълүмат җиткерелә.