Татарстанда “Бәллүр әфлисун” конкурсы башланды

Татарстанда “Бәллүр әфлисун” конкурсы башланды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә “Бәллүр әфлисун” Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсының VIII республика этабы башланды.

Конкурсны гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Президентның эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Туполев исемендәге КДТУ һәм КДУ.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: “Дәүләт идарәсендә һәм көч структураларында җәмәгатьчелек белән элемтәләр”, “Коммерция секторында җәмәгатьчелек белән элемтәләр”, “Социаль өлкәдә җәмәгатьчелек белән элемтәләр”, “Җәмәгатьчелек белән элемтәнең теория һәм методологиясе”, “Халыкара өлкәдә җәмәгатьчелек белән элемтәләр – Россия имиджы”, “Җәмәгатьчелек белән элемтә экология өлкәсендә”, “Фән һәм мәгарифтә җәмәгатьчелек белән элемтә”, “Мәдәният, спорт һәм шоу-бизнес өлкәсендә җәмәгатьчелек белән элемтәләр”. Өстәвенә, “Рус теле елы”, “PR Интернетта”, “Россия бизнесы үрнәгендә корпоратив гражданлык принциплары”, “Җәмәгатьчелек белән элемтәнең технологияләре һәм кораллары” номинацияләре дә билгеләнгән. Шулай ук “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иң яхшы студентлар PR проекты” махсус номинациясе дә гамәлгә куелган.

Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләр конкурсның төбәк этабының төп бүләкләренә – “Бәллүр әфлисун” һәм лауреат дипломына лаек булачак. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының һәм башка номинацияләрне гамәлгә куючыларның махсус бүләкләрен алачак.

Конкурста “Җәмәгатьчелек белән элемтәләр” белгечлеге буенча белем алучы студентлар да, шулай ук Татарстан Республикасының теләсә кайсы ведомствога караган уку йортларының профильле булмаган бүлекләре студентлары да катнаша ала. Алар конкурс эшләре таләпләренә җавап бирүче эшләр тәкъдим итәргә тиеш. Мәҗбүри шарт – эшнең эчтәлеге җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсенә кагылышлы эшчәнлеккә бәйле булу зарур.

Проектлар һәм заявкалар төбәк сайлау турын оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Петербург урамы, 12нче йорт, матбугат хезмәте. Белешмә өчен телефоннар: 264-31-67, 264-32-54, е-mail: elza.habeeva@tatar.ru.

Эшләр 2008 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.