Рөстәм Сафиуллин: “ИФО буенча Татарстанда, ташламага ия гражданнарны вакытында дарулар белән тәэмин итмәү проценты түбәнрәк”

Рөстәм Сафиуллин: “ИФО буенча Татарстанда, ташламага ия гражданнарны вакытында дарулар белән тәэмин итмәү проценты түбәнрәк”

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Өстәмә дарулар белән тәэминат программасы нигезендә, республика гражданнарының ташламалы категориясен дару чаралары һәм медицина эшләнмәләрен белән тәэминат өлкәсендә күзәтчелек кысаларында, агымдагы елда өстәмә медицина ярдәме күрсәтү өчен ташламалы дару препаратларын билгеләүдәге төгәллек буенча 24 дәвалау-профилактика учреждениесе тикшерелгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, өстәмә дарулар белән тәэминат федераль программасында катнашучы 28 даруханә учреждениесе дә тикшерү үткән. “Тулаем алганда республикада вәзьгыять начар түгел. Төп кисәтү – кичектерелгән хезмәт исемлегендәге халыкның ташламалы категориясен дарулар белән вакытында тәэмин итмәү. Закон буенча алар 10 көн дәвамында ташламалы дарулар белән тәэмин ителергә тиеш. Шулай да Идел буе федераль округы буенча Татарстанда, ташламага ия гражданнарга вакытында хезмәт күрсәтмәү проценты түбәнрәк”, - ди Рөстәм Сафиуллин. Аның сүзләренә караганда, гарантияле өзлексез дарулар белән тәэминат максатын күзаллап уздырылган аукцион һәм конкурсларны оештырганда хокук боузлар күзәтелмәгән. Алар киресенчә яхшы оештыру эшләре белән мактауга лаек.

“Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Нияз Галиуллин билгеләп узганча, бу атнада федераль поставщиктан 2 миллион сумлык товар көтелә. Әлеге товар 2007 елда соңгы тәэминат исемлегендә. “Узган атна ахырында даруханә киштәләренә 30 миллион сумлык инсулин һәм 20 миллион сумнан артык суммага гемофолияне дәвалау препаратлары кайтарылды”, - дип белдерде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, ел дәвамында 250 препарат белән тәэминатта тоткарлыклар теркәлгән. “Бүген кичектерелеп торган рецептларның өчтән бер өлеше – алдан язылган рецептлар, аларда күрсәтелгән товар инде бик тиздән даруханәләргә китереләчәк . Бу атна ахырында чират көтеп ятучы рецептлар буенча препаратлар ияләренә барып ирешер дип уйлыйбыз”, - ди Нияз Галиуллин. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева шәрехләп узганча, рецептлар гамәлдә бер ай исәпләнә.