Медицина тикшеренүе үткәрү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында

Медицина тикшеренүе үткәрү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Республикада “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектының торышы, проблемалары һәм перспективалары” дигән темага видеоконференция уздырды. Реаль вакыт режимында барган чарада ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитет җитәкчесе Борис Менделевич, шулай ук федераль һәм республика ведомство учреждениеләре, башкаланың медицина учреждениеләре вәкилләре белән бергә, Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән әлеге проект өчен җаваплы булган башкарма комитеты җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе башлыклары һәм баш табиблар катнашты.

“Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру буенча быелның унбер аенда башкарылган эшләргә йомгак нәтиҗәсендә узган видеоконференцияне ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып барды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәме сыйфаты идарәсе җитәкчесе Рәфыйк Батыршин проектны тормышка ашыруда башкарылган эшләргә кыскача гына тукталып үтте. Аның белдерүенчә, быел әлеге проектка узган елга караганда финанс ягыннан күбрәк игътибар юнәлтелгән. Үзенең чыгышында Рәфыйк Фәрит улы беренче звено һәм гомуми практика табибларының хезмәт хакы артуына да басым ясады.

“Диагностик җиһазлар белән тәэмин итү быел ул кадәр үк зур түгел, ләкин без барлык уңайлыкларны туплаган кыйммәтлерәк аппаратларга заказ бирдек”, - дип билгеләп үтте ул.

Медицина тикшеренүе үткәрү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында Свердловски һәм Кемерово өлкәләреннән кала өченче урында. Ә Идел буе төбәкләре арасында — беренчелектә. Бу хакта бүген дәвалау-профилактика эшләре буенча идарә җитәкчесе Ирина Малышева белдерде.

Республикада әлеге тикшеренүне 121 меңнән артык кеше үткән һәм аны башкару өчен 74 миллионга якын акча тотылган. Быелның 18 декабренә исә 571 оешмадан 117 меңгә якын кеше медицина тикшеренүе узган. Бу исә планның 92 процентын тәшкил итә икән.

“Идел буе төбәкләрендә җентекле медицина тикшерүе 82,1 процентка башкарылган. Ундүрт төбәк арасында Татарстан җиденче урында”, - дип белдерде И.Малышева. Ул шулай ук, килешү нигезендә, республиканың 45 муниципаль районында медицина тикшерүенең 92,6 процентка үтәлгәнлеген әйтеп узды.

Ләкин Бөгелмә һәм Нурлат районнарында тикшеренү эшләре тулысынча башкарылмаган. “Сәламәтлек” милли проектын районда гамәлгә ашыру эшендә катнашучылар бүген планны декабрь азагына үтәргә, башка районнардан артка калмаска вәгъдә бирде.

Конференциядә шулай ук республика күләмендә башкарылган вакцинация буенча да сүз булды. Кайбер районнарда куркыныч авыруларга каршы профилактика үткәрелсә дә, кайберләре исә әлеге һаман да бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмый икән. Аларга Кукмара районы белән Яр Чаллы шәһәре керә. Кукмаралылар үзләренең гаебен вакциналарның вакытында килеп ирешмәве белән аңлатырга теләсә дә, әлеге мәсьәлә өчен җаваплы булган башкала оешмасы җитәкчеләре вакциналарның инде октябрь аенда ук районнарга юллануын беледерде. Ахырда, А.Фәррахов якын арада Кукмара районына тикшерү төркеме җибәреп, әлеге аңлашылмаучанлыкка нокта куячакларын әйтте.

Видеоконференциянең соңында “Сәламәтлек” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләрнең декабрь азагында тәмамланырга тиешлегенә басым ясалды һәм башкарылган эшләргә кабат нәтиҗә ясалачагы әйтелде.