Хөкүмәт карамагына намуслы поставщиклар реестрын кертүгә кагылышлы тәкъдим кертелгән

Хөкүмәт карамагына намуслы поставщиклар реестрын кертүгә кагылышлы тәкъдим кертелгән

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Мәгълүм булганча, кичә Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республикада дәүләт заказы системасын үстерүнең төп юнәлешләре хакында сөйләшү үткәрелгән иде. «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП генераль директоры Яков Геллерның чыгышын Хөкүмәт башлыгы тәнкыйть утында тотты. Аның чыгышында ачыклык, тәганлек булмавы, намуссыз фирмаларның исемләп аталмавы, кимчелекләрнең ассызыкланмавы аркасында Рөстәм Миңнеханов бүген аңа журналистлар алдында брифингта җавап тоту әмерен биргән иде.

Яков Геллер әйтүенчә, кичә утырышта катнашучылар дәүләт заказы өлкәсендәге тискәре күренешләргә игътибар юнәлткән. Ачык аукционнарның 3,09 проценты гына дөрес узган дип танылган. Башка очракларда алар кабул ителмәгән. Ачык конкурсларга килгәндә, үткәрелгән конкурсларның гомуми саныннан 63,53 процент өлеше, электрон аукционнарның 89,7 процент өлеше дөрес үтте дип расланган. “Тенденциянең асылы шунда: бездә альтернативасыз сатып алу хакимлек итә. Безнең роль – дәүләт заказы контроле белән шөгыльләнүче органнарны хәбәрдар итү. Барлык ведомстволарга да әлеге негатив тенденция турында мәгълүмат җиткерелгән. Тенденциянең сәбәбе анализга лаек”, - дип белдерде Яков Геллер.

«ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» предприятиесе җитәкчесе, Хөкүмәт карамагына, намуслы поставщиклар реестрын кертүгә кагылышлы тәкъдим кертелүе хакында да хәбәр итте. “Әгәр дә предприятие салымнарны түләп барса, бөлгенлектә булмыйча, лаеклы хезмәт хакы түләсә, ул намуслы субъектлар сафына керә ала. Ул дәүләт заказчысы карары белән контракт үтәлгәндә мәҗбүри башлангыч залогтан азат була ала”, - ди Яков Геллер.