Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары сессиягә әзерләнә

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары сессиягә әзерләнә

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибенә 11 мәсьәлә чыгарылган иде. Депутатлар, аерым алганда, Татарстан Республикасының “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территорияләре һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм дәрәҗәсен билгеләү турында” закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итүгә әзерләде. Комитет әгъзалары Татарстан Республикасының “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территорияләре һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм дәрәҗәсен билгеләү турында” закон проектына зур үзгәрешләр кертергә тәкъдим итми. Закон проектының беренче маддәсе белән законның преамбуласы тәңгәл килгәнлектән, законнан беренче маддәне алырга гына кирәк булачак. Закон проектының беренче маддәсендә дә, преамбулада да сүз “Черки-Грешински авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен аның составына кергән Черки-Дүртиле һәм Черки-Кощаково авылларын аңа якын булган территорияләргә, ягъни Зур Фролово һәм Черки-Килдураз авыл җирлекләре составына кертеп үзгәртү турында бара.

Бүген ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов билгеләп үткәнчә, Буа районы буенча чикләрне 2008 елның 1 гыйнварена кадәр үзгәртеп бетерергә кирәк. Буа муниципаль районындагы берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү инциативасы буалыларның үзләре тарафыннан күтәрелгән.

Комитет әгъзалары “Казан шәһәре муниципаль районы муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында Татарстан Республикасының кайбер закон актлары көчен югалткан дип тану турында” ТР законы проектын да тикшерде. 2004 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы законы нигезендә, Казан шәһәренә “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Законда каралган социаль ярдәм күрсәтү буенча вәкаләтләр тапшырыла. “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итү Халыкара реконструкция банкыннан кредит алу өчен кирәк була. Нәтиҗәдә Казан шәһәрендә социаль яклау өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен юридик яктан мөстәкыйль өч орган барлыкка килә. Халыкка ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Социаль яклау идарәсе, Казан шәһәренең Социаль яклау идарәсе һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Компенсация түләүләре үзәге берьюлы хезмәт күрсәтә. Гамәлдә әлеге 3 оешманың кирәк булмаганлыгы ачыклана, чөнки алар бер-берсенең эшен кабатлый. Нәтиҗәдә социаль яклау өлкәсендә компенсация түләүләре тоткарлана, ә бу үз чиратында халыкта ризасызлык уята. Депутатлар әзерли торган яңа закон проекты исә Казан шәһәрендә социаль яклау өлкәсендә бер-берсенең эшен кабатлаучы оешмаларны юкка чыгара, Казан шәһәре муниципаль берәмлеккә караганнары гына кала.

Депутатлар бүген шулай ук Татарстан Республикасының “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территорияләре һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм дәрәҗәсен билгеләү турында”, “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Татарстан Республикасында җирле үзиадрә турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Җирле референдум турында” ТР Закона үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы референдумы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын да карады.