Айрат Шәфигуллин: «Тарифлар үсешен күздә тотып киләсе елда да Татарстанда гражданнарга субсидияләр рәвешендәге социаль ярдәм сакланып кала»

Айрат Шәфигуллин: «Тарифлар үсешен күздә тотып киләсе елда да Татарстанда гражданнарга субсидияләр рәвешендәге социаль ярдәм сакланып кала»

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Республикада торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешен күздә тотып, киләсе елда да, Татарстан халкы өчен бу төр түләүләрдә субсидияләр рәвешендәге социаль ярдәм сакланып калачак. 2008 елда субсидия алуның үзенчәлекләре һәм бу өлкәдәге кайбер яңалыклар хакында журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сөйләде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкка каралган субсидияләр бүген төп ике төргә бүленә: аз тәэмин ителеш буенча һәм ташлама характерындагы субсидияләр. Айрат Шәфигуллин аңлатуынча, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә социаль ярдәм чаралары күреп, РФ һәм ТР Хөкүмәтләре гражданнарның аз тәэмин ителгән катлавы өчен тарифлар үсешен мөмкин кадәр сиздермичә үткәрү өчен кайгырта. Бүгенге көндә республикада яшәүче 700 меңнән артык пенсионер (региональ һәм федераль льготниклар) торак-коммуналь түләүләргә ташламаларга хокуклы. Хәзер ташлама характерындагы бу субсидиянең Татарстанда 1 кешегә туры килә торган уртача күләме 250 сум. Быел әлеге төр субсидияләр өчен казнадан 2 млрд. сум тоту каралган. Ташлама характерындагы субсидияләрдән тыш, РФ Торак кодексы нигезендә, аерым категория гражданнар өчен адреслы торак-коммуналь субсидияләр каралган. Ул торак-коммуналь хезмәтләргә гаилә кеременең 21 проценттан күбрәк өлеше киткәндә түләнә. Моннан тыш, татарстанлылар өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә тарифлар үсешен компенсацияли торган башка өстәмә социаль ярдәм формалары – тарифлар үсешен чикләүче, нормативтан арткан мәйданны үзәкләштереп җылыту өчен тотылган чыгымнарны каплау өчен субсидияләр кулланыла. Югарыда атап үтелгән торак-коммуналь субсидияләрен бүген республикада 118 119 гаилә ала. Бу максатларга быел 864 млн. сумнан артык бюджет акчасы тотылган. Киләсе елда аның күләме 1,3 млрд. сум тәшкил итәргә тиеш. Министр фикеренчә, киләсе елда субсидияләр алучылар саны әллә-ни артмаячак.

Айрат Шәфигуллин ассызыклаганча, ташлама характерындагы һәм аз тәэмин ителеш буенча барлык төр субсидияләр 2008 елда да сакланып кала. Боларга өстәп, 2008 елның 1 гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының 22.11.2007 чыккан 648 нче карары нигезендә Татарстанда тагын бер төр субсидия гамәлгә кертелә. Ул торак-коммуналь хезмәтләргә гражданнар түләргә тиешле максималь норма белән норматив чикләрендә реаль түләүләр арасындагы аерманы компенсацияләү өчен каралган. РФ нормативлары нигезендә, Татарстан өчен ТКХ түләүләрнең максималь үсеше 20 процент белән расланган. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 20 процент чигеннән артып киткәндә, 2008 елда әлеге аерма дәүләт тарафыннан компенсацияләнәчәк. Бу субсидиягә гаиләдә уртача җан башына туры килгән керем 7 мең сумнан артмаганда (минималь куллану бюджеты күләме) өметләнеп була. Яңа субсидия билгеләү тәртибе, вакыты да элеккеләренеке кебек үк.

Моңа кадәр торак-коммуналь түләүләр өчен субсидияләр алучылар турында мәгълүмат Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы реестрында бар. «Шуңа күрә ул гражданнарның киләсе елда яңа төр субсидиягә өмет итә аламы юкмы икәнен министрлык белгечләре исәпләп чыгарачак. Бу гражданнарга документлар җыеп социаль яклау бүлекләренә килеп йөрүнең хаҗәте юк», – ди Айрат Шәфигуллин. Ә моңа кадәр субсидия алмаучылар, киләсе елда моңа хокуклымы юкмы икәннәрен үзләре исәпләп чыгара ала. РФ Торак кодексы нигезендә, 2006 елдан бирле республикада субсидияләр күләме төбәк стандартыннан чыгып билгеләнә. Төбәк стандарты һәр елга муниципалитетлар буенча уртача күрсәткечне исәпкә алып, республика Хөкүмәте карары белән билгеләнә. Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, декабрь аеның счет-фактураларында һәр йорт хуҗалыгы өчен төбәк стандарты буенча мәгълүмат бирелеп, счет-фактураның арткы ягында анңа нигезләнеп тарифлар үсешен чикләүче субсидиягә хокукны исәпләү формуласы китереләчәк.

Әгәр аның ярдәмендә, гражданнар үзләренең торак-коммуналь субсидиягә хокуклы булуын ачыкласа, аларга түбәндәге документларны туплап, социаль яклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: гариза китерүченең әлеге торакта яшәү хокукын раслаган документ күчермәсе, аның һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында документлар, мөрәҗәгать итүче һәм аның гаиләсенең ташламага хокукы турындагы документлар, гариза бирүче, аның гаиләсенең РФ гражданлыгын раслаучы паспорты яки башка документ, гариза белән мөрәҗәгать итүче белән бергә яшәүченең аның гаиләсе әгъзасы булуын раслаган документлар.

Аз тәэмин ителгән гражданнар өчен киләсе елда ТКТ өчен чыгымнар арту зыян китермәячәк, дип ышандырды министр. Аның сүзләренә караганда, әгәр быел республика гражданнарының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә фактта гаилә кеременең уртача 9,5 проценты гына китеп барган булса (калган чыгымнар субсидияләр белән каплана), яңа елдан да бу күрсәткеч уртача шул күләмдә калачак. Айрат Шәфигуллин моны Әлмәт шәһәрендә 43 кв. м мәйданда яшәүче 3 кешелек гаилә мисалында аңлатып узды. Гаилә әгъзаларының берсе – федераль ташламадан файдаланучы инвалид, ә гаиләнең гомуми кереме уртача 12 мең сум тәшкил итә ди. Аларга киләсе елда торак-коммуналь түләүләргә счет 2956 сум күләмендә киләчәк. 2008 елда бу гаилә өчен төбәк стандарты 3 177 сум була. Льготник яшәгәнгә, бу гаиләгә ташлама характерындагы (50 процент күләмендә) субсидия каралган, ягъни ул 1478 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләргә гаилә кеременең 21 проценттан күбрәк өлеше киткәнгә, аларга аз тәэмин ителеш буенча 340 сум субсидия дә карала. Тагын бу гаиләгә региональ стандарт буенча 701 сум республика субсидиясе тиеш. Шулай итеп, әлеге гаилә торак-комуналь хезмәтләргә фактта үзе 367 сум гына түли (гаиләнең гомуми кеременең 2,7 процентын гына тота) булып чыга.