2008 елга социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган гражданнарга финанс чыгымнары аена 417 сумны тәшкил итәчәк

2008 елга социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган гражданнарга финанс чыгымнары аена 417 сумны тәшкил итәчәк

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг, республика гражданнарының ташламалы категориясен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды.

ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов билгеләп узганча, 2006 елның 29 декабреннән “2007 елга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы” 243 нче Федераль закон нигезендә, агымдагы елда аерым категория гражданнар өчен Татарстанда дару чаралары белән тәэминат рәвешендәге дәүләт социаль ярдәменә 719,54 миллион сум күләмендә финанс чаралары бүленеп бирелгән булган. Әлеге акча, социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган гражданнар саныннан һәм бер гражданга тиешле финанс чыгымнары күзлегеннән чыгып, аена 378,75 сум күләмендә билгеләнгән. Федераль бюджеттан федераль ташламага хакы булганнар өчен өстәмә 452,4 миллион сум акча күчкән. Республика казнасы өстәмә 60 миллион сум акча биргән.

Министр әйтүенчә, агымдагы елның 14 декабренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанга 1 033,8 миллион сумлык дәвалау чаралары кайтарылган. “Дәүләт социаль ярдәме күрсәтелү хокукына ия гражданнарга 964,2 миллион сумлык дәвалау препаратлары җибәрелгән, шул исәптән, төбәк бюджеты хисабыннан ул 40,3 миллион сумны тәшкил итә. Бушлай медицина эшләнмәләре һәм дарулар белән тәэминатка каралган гражданнар даруханәләрдән барлыгы 264,2 миллион сум күләмендә дару чаралары белән озатылган”, - дип белдерде Айрат Фәррахов. Брифингта катнашкан министр урынбасары Фәридә Яркәева бу уңайдан шәрехләп узганча, социаль хезмәтләр дигәндә, федераль ташламаларга ия гражданнарны күздә тотарга кирәк. Ә бушлай, акча түләү зарурлыгы булмаган тәэминатка килгәндә, күз уңында төбәк бюджеты хисабыннан төбәк ташламаларына ия гражданнар категориясе тотыла. Айрат Фәррахов фикеренчә, федераль һәм төбәк ташламаларына бүленеш мәсьәләсе яңадан тирән тикшерүне таләп итә.

2007 елның 14 декабренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республиканың ташламалы категориясе 1228,4 миллион сумлык медикаментлар белән тәэмин ителгән. Кичектерелгән исемлектә 6985 рецепт исәпләнә, бу җибәрелгән рецептларның 0,7 процентын тәшкил итә. “Татарстан Республикасы буенча гражданнарның ташламалы категориясенә дарулар белән тәэминат 189 махсуслаштырылган даруханәләрдә башкарыла, аларның 147 се – даруханә һәм 42 се – даруханә пункты. Рецепт язу белән 271 дәвалау-профилактика учреждениесе шөгыльләнә. Ташламалы рецепт язу хокукына 5148 табиб һәм 813 фельдшер ия”, - ди Айрат Фәррахов.

2008 елга Пенсия фонды мәгълүматларыннан аңлашылганча, социаль хезмәтләрдән баш тартучылар саны 2007 елның 1 нче октябренә 73,2 проценттан гыйбарәт, шул исәптән, дарулар белән тәэминат мәсьәләсендә дәүләт ярдәмен кире кагучылар 69,7 процентка тәңгәл. Белешмә өчен. 2007 елга карата әлеге күрсәткечләр – 62,8 процентны, шул исәптән, дарулар белән тәэминат өлкәсендә 56 процентны тәшкил иткән.

2007 елның 10 декабренә социаль хезмәтләр җыелмасы сыйфатында дәүләт ярдәме алуга лаеклы кешеләр саны - 177 386. Бушлай дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэминат хокукына 411 099 кеше ия. 2008 елда социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы сакланучы гражданнар саныннан чыгып билгеләнгән финанслау күләме ел дәвамында 556,5 миллион сумнан гыйбарәт. Бер кешегә аена 417 сум сарыф ителәчәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе сүзләреннән аңлашылганча, 2007 елның 18 нче октябреннән “Вәкаләтләр бүленешен камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү” турындагы 230 нчы Федераль закон нигезендә, дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид-балалар өчен дәвалау-туклану продуктлары белән тәэминат заказларын урнаштыруны оештыру,

дәүләт ярдәменә хакы булган гражданнарны тәэмин итү мәсьәләсе РФ субъектларының сәламәтлек саклау идарәсе органнары тарафыннан башкарылырга тиеш.

“Кискен хроник авырулардан интегүчеләрнең дарулардан баш тарту турында карар кылуы аңлашылмый. Киләсе елдан дарулар белән тәэминатны кире кагучы авырулар гарантияле хезмәттәге рецептлар саны артуын тәэмин итә”, - дигән фикерен җиткерде Айрат Фәррахов.