Питрәчтә мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы кимегән

"Мал табиблары хуҗалыкларга йөри, кечкенә бозаулардан ук кан алабыз", - диде Питрәч районы буенча Ветеринария берләшмәсе башлыгы.
(Питрәч, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Питрәч районында мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы кимегән. Былтыр ул 16 процент тәшкил итсә, быел 13 процент. Бу хакта бүген журналистларга Питрәч районы буенча Ветеринария берләшмәсе башлыгы Раил Газизов әйтте.“Алга китеш бар. Киләчәктә лейкоздан бөтенләй арыну максаты бар, шуңа күрә хәзер иммунофермент анализ үткәрә башладык. Мал табиблары хуҗалыкларга йөри, кечкенә бозаулардан ук кан алабыз. Авыру таралганчы ул, я симертүгә куябыз, я башка чарасын күрәбез”, - диде Раил Газизов.Ул бүгенге көндә, шулай ук, бруцеллезга тикшерү, туберкулездан, себер түләмәсеннән вакцинация уздырылганын әйтте.Питрәчнең мал табиблары, кош гриппы кермәсен өчен, кошчылык фабрикаларында дизбарьерлар куйдырган. Ягъни, территориягә машина, техника дезинфекция үткәрелеп кертелә. “Кечкенә фермерларга да шундый бурыч куйдык. Айга бер анализлар алабыз”, - диде Раил Газизов.