Казанда Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгына багышланган халыкара конференция була

Конференция материаллары «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә кадәр» дигән җыентыкта нәшер ителәчәк.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 18 декабрьдә Казанда Сөембикәнең тууына 500 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган халыкара конференция узачак. Бу хакта чараны оештыручы – ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты хәбәр итә.Конференциядә катнашучыларга Алтын Урданың сәяси тормышында хатын-кызның һәм Тайдула, Нурсолтан, Гәүһәршад, Сөембикә кебек хатын-кыз идарәчеләр үрнәгендә татар ханлыкларының роле, шулай ук урта гасыр төрки-татар дәүләтләре гендер тарихының чыганакларын өйрәнү мәсьәләләре хакында фикер алышырга тәкъдим итәчәкләр.Галимнәр шулай ук XIII-XVIII йөзләрдә татарларның мәдәни һәм көндәлек тормышында хатын-кызның урыны, татарларның тарихи хәтерендә һәм татар мәдәниятендә Сөембикә образы турында үз фикерләрен әйтә алачак.Конференция материаллары «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә кадәр» дигән җыентыкта нәшер ителәчәк, мәкаләләрнең бер өлеше «Золотоордынское обозрение» журналында басылып чыгачак.