Белгечләр котырган төлке күпме вакыт дәвамында куркыныч булуын әйтте

Татарстанда былтыр котыруның 24 очрагы теркәлсә, быел 21 очракта котыру вирусы расланган.
(Питрәч, 18 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Котыру чире вирусы белән йогышланган төлкенең инкубацион чоры 270 көннән артык вакытка сузыла. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм аларны ачыклау, кисәтү бүлеге башлыгы Александр Козлов әйтте."Соңгы ун елда котыру очраклары кимесә дә, бу чирне әле бөтенләй бетереп булмый. Вирус белән йогышланган төлке 270 көннән артык инкубацион чорда. Әгәр тешләсә, вирус башка хайваннарга күчә ала. Бу максаттан, 2016 елдан кыргый хайваннарны вакцинацияләү үткәрелә. Ел саен аучылар белән 2 млн га якын доза вакцина куела. Быел 2 млн 450 мең доза куярга уйлыйбыз. Көз өчен 900 мең доза алдавыч әзерләнде", - диде.Александр Козлов котыру проблемасы бөтен Россия Федерациясендә киң таралганын әйтте. Татарстанда исә былтыр котыруның 24 очрагы теркәлсә, быел 21 очракта котыру вирусы расланган. 12 төлке, 1 сусар, 5 эт, 1 мәче, 2 мөгезле эре терлектә табылган. Иң күп очраклар Тукай районында, анда дүрт очрак ачыкланган, 62 проценты төлкеләргә туры килә. 2009 елда 375 очрак теркәлгән булган.Быел соңгы очракларның берсе Балык Бистәсендә булган. Хуҗабикә ишегалдында кергән сусарны ашата башлаган. Җәнлек тавыкларга һөҗүм иткәч, аларны якларга теләгәндә, сусар кулын тешләгән. Ханым табиблар күзәтүендә. Александр Козлов котыру чире дәваланмавын искәртте. Шуңа күрә, кыргый хайваннар белән контакттан соң, беренче тәүлектә үк табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк."Табиблар билгеле бер доза уколлар ясыйлар, чөнки гарантия юк. Төкерек тисә дә, тырнаса да, тешләсә дә, мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диде. Ул соңгы ун елда Россиядә котырудан утызлап үлем очрагы теркәлгәнен әйтте."Кыргый хайваннарны вакцинацияләү эшнең бер өлеше генә. Котыруга каршы көрәш турында терлек, хайван тотучылар истә тотырга тиеш. Бу аларның бурычы. Вакцина бар. Халык ветеринария хезмәтенә килеп, ел саен эт-мәчеләргә, авыл хуҗалыгы терлекләренә вакцинация уздырсыннар иде", - дип киңәш бирде Козлов. Бер доза вакцинаның бәясе 26 сум, моның өчен акча федераль бюджеттан бирелә.