Питрәч ветеринарлары кыргый җәнлекләр өчен котыру чиреннән брикетлар тарата башлады

Сәламәт җәнлекләр әлеге алдавыч җимне ашап, котыру чиренә иммунитет ала, ә авырулары үлә.

(Питрәч, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәч районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре урманнар һәм чокырлар буенча кыргый җәнлекләр өчен котыру чиреннән вакциналар белән брикетлар тарата башлады. Ул, беренче чиратта, әлеге үлемгә китерүче куркыныч авыруның төп таратучылары булган төлкеләр өчен билгеләнгән. Сәламәт җәнлекләр әлеге алдавыч җимне ашап, котыру чиренә иммунитет ала, ә авырулары үлә, дип яза район газетасы.

Капсулалар рәвешендәге алдавыч җимнәрне таратуны райондагы бердәнбер Мишә тыюлыгыннан башладылар. Аның территориясе 50 мең гектарга якын мәйданны биләп тора. Урманның бу өлеше кешенең һәлак иткеч йогынтысыннан сакланган. Монда, тыюлыктан аермалы буларак, барлык тереклек тә, үсемлекләр дә түгел, ә аларның аерым бер төрләре генә сак астында тора, бу кыргый хайваннарның элеккеге популяциясен кайтару өчен кирәк.

– Аерым урыннарда кайбер төр җәнлекләрнең чамадан тыш артып китүе күзәтелсә, аларның санын көйләү өчен аларны ату рөхсәт ителә. Тыюлыкта җәнлекләрне ату тыелган, моны алар куркыныч чирләр, котыру яки Африка чумасы белән авырган очракта эшләргә мөмкин, – диде район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Алексей Мишин.

Бу хәл булмасын өчен район ветеринария берләшмәсе елга ике тапкыр 130 мең гектар мәйданда урманнарда һәм аның янәшәсендә кыргый җәнлекләргә иммунизация үткәрә.

- Иммунизацияне район иҗтимагый оешмасы аучылары белән берлектә үткәрәбез. Шулай ук авыл җирлекләре вәкилләре дә булыша. Узган елда безнең районга 36 мең доза вакцина кертелде, быел без 40 мең доза өләшергә тиеш. 2014-2015 елларда кыргый фаунада вакцинация үткәрелмәде. Шуңа күрә ике ел элек һәм узган ел безнең районда котыру чире белән авыру очраклары теркәлде. Быел бездә мондый инцидентлар булмады, - ди Питрәч ветеринария берләшмәсе башлыгы Фәнзил Мөхәммәтҗанов.

Безнең урманнарда яшәүче җан ияләренең иммунитетын арттыруга исәпләнгән дару зур шоколад плитәсен хәтерләтә. Ул кешеләргә татлы булган кебек, котыру чиренә каршы вакцина төлкеләр һәм бурсыклар өчен тәмле.

- Вакциналар составы хайваннар өчен бөтенләй куркынычсыз. Ул сөяк оныннан, терлекләр маеннан һәм азык-төлек ароматизаторыннан тора, ә эчендә вакцина үзе. Шулай булгач, әгәр хайван берничә мондый брикет ашаса – аның сәламәтлегенә куркыныч янамаячак, - дип сөйли ветеринар-табиб Гүзәл Хәмзина.

Ветеринарлар, билгеләнгән урынга килер алдыннан, урманчылар һәм аучылар белән вакцинаны кая куярга яхшырак булачагы турында киңәшләшәләр. Аны төлкеләр еш очрый торган урыннарда куялар.

- Районда биш аучылык хуҗалыгы. Кабул ителгән вакциналарны без әлеге хуҗалык урманчыларына һәм аучыларына өләшәбез. Алар урманнарда төлке ояларының кайда булганлыгын, сусарларның һәм бурсыкларның кайда яшәгәнлеген яхшы беләләр, - ди ТР Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча Питрәч районы җитәкчесе Александр Харламов.

Күпмедер вакыттан соң, хайваннарның даруны ашап бетергәнме-юкмы икәнлекләрен тикшерү өчен белгечләр бирегә кабат киләчәк. Ашалмаган брикетлар, һичшиксез, юкка чыгарылырга тиеш.

Котыру вирусы кыргый табигатьтән кешеләр яши торган урынга кыргый хайваннарның йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннары белән элемтәсе аша килә. Шуңа күрә кыргый җәнлекләр генә түгел, шулай ук продуктив терлекләр һәм безнең йорт хайваннары да ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә тора, диелгән район хәбәрендә.