“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Быел бәйгегә 192 җитештерү предприятиесеннән, оешмадан, халык һәм сәнгать эшләнмәләре учреждениеләреннән 443 заявка кабул ителгән

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 12 нче ел рәттән үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының нәтиҗәләре билгеле. Бүген җиңүчеләрнең исемнәре Казан ратушасында аталды. Шулай ук, “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы лауреатлары да бүләкләнде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә. 12 ел дәвамында конкурс абруйлы дәрәҗәгә ия булды. Бу елларда республиканың 4 меңнән артык товар һәм хезмәте бәйгедә бәхетен "сынап караган". 1350 конкурсант лауреат исемен яулаган. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта, конкурсантларның географиясе дә киңәя. Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсына 192 җитештерү предприятиесеннән, оешмадан, халык һәм сәнгать эшләнмәләре учреждениеләреннән 443 заявка килеп ирешкән. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 нче дәрәҗәдәге 213, 2 нче дәрәҗәдәге 78 дипломант билгеләнгән. Республика бәйгесендә җиңүгә лаек булган 170 товар һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсының федераль этабына чыгарылган. Аларның 70е лауреат, 99ы дипломант исемен алган.

2010 нчы елдан, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы кысаларында, бәйге гамәлдә булган вакыттан алып 6-7 тапкыр лауреат булган предприятие һәм оешмаларга “Татарстанның сыйфат лидеры” призы тапшырыла. Әлеге бүләккә лаек булганнарны Илдар Халиков бүләкләде. “Производство-техник билгеләнешле продукция” номинациясендә В. Шашин исемендәге “Татнефть” ҖАҖ Бөгелмә механика заводы (генераль директоры Михаил Швецов) җиңүгә иреште. “Халык өчен сәнәгать товарлары” номинациясендә “Евроокно” ҖЧҖ җиңүгә лаек булды (генераль директоры Илдар Җәләлиев). “Азык-төлек товарлары” номинациясендә шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин җиңү яулады. “Хезмәтләр” номинациясендә җиңү бәхете “Татарстан” милли иминият ширкәте” ААҖ (президенты Наил Һадиев) һәм “Сосновый бор” санаторие” ААҖ (генераль директоры Фоат Гатин) тәтеде.

Алга таба “Татарстан Республикасының иң яхшы товар һәм хезмәтләре” конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы лауреатлары бүләкләнде. “Производство-техник билгеләнешле продукция”, “Халык өчен сәнәгать товарлары, “Азык-төлек товарлары” номинацияләрендә – 18 лауреат. Җиңүчеләр арасында “ТАИФ-НК” ААҖ, “Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ, “Казаноргсинтез” ҖАҖ, “Казан вертолет заводы” ҖАҖ, “ТАНЕКО” АҖ, “А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ, “ПОЗиС” ААҖ, “ПО ЕлАЗ” ААҖ, “Түбән Кама шина” ҖАҖ, “Түбән Кама шиналар заводы ЦМК” ҖЧҖ, “Казан дәүләт дары заводы” ФКП, “Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ, “ТМС групп” ҖЧҖ идарәче компаниясе, “Татнефть” ҖАҖ Бөгелмә механика заводы һәм “Елховнефть” НГДУ, “Алсу” Әлмәт оек фабрикасы” ААҖ, “Ферекс” сәүдә йорты” ҖЧҖ.

Алга таба “Хезмәтләр” номинациясендә лауреат булган 15 сәламәтлек саклау учреждениесе җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.