news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» корреспонденты «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңде

Бәйгегә Россиянең 31 төбәгеннән 544 эш килгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Каз өмәсе» татар йоласы фотосы «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» VII Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүче булды.

Фотоны «Татар-информ» фотокорреспонденты Владимир Васильев төшерде. Ул «Иң яхшы фото» номинациясендә беренче урынны алды, дип хәбәр итә «Татмедиа» матбугат хезмәте.

Конкурс «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы буенча үткәрелә. Быел аңа Россиянең 31 төбәгеннән 544 эш керде. Гомуми премия фонды 382 500 сум тәшкил итә.

Җиңүчеләрне бүләкләү быел 4 ноябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында узачак. Шул ук вакытта җиңүче фотографларның рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100