news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың һәр ишегалдында мини-парклар булдырырга җыеналар

Яшелләндерү проектларын кыш дәвамында эшләргә кирәк булачак.

Түбән Каманың һәр ишегалдында мини-парклар булдырырга җыеналар
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин Түбән Кама шәһәренең һәр ишегалдында кечкенә сквер булдыру акциясен оештырырга тәкъдим итте. Бу экологияне максималь яхшырту өчен кирәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Яшел үсентеләр утырту концепциясен яңадан карарга кирәк. Мин ял көннәрендә архитектор белән шәһәр буйлап уздым. Безнең ишегалды скверлары ясау, шәһәрне тагын да яшелләндерү өчен аларны төзекләндерү мөмкинлеге бар. Мин „100 сквер“ проектын тәкъдим итәм, аның барышында ел саен ишегалларында шундый мәйданчыклар булдырырга кирәк», — диде җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә Рамил Муллин.

Аның сүзләренчә, шәһәрне проектлауга үзгәрешләр кертеләчәк. Шулай итеп, төзелеп килүче һәм төзелгән теләсә кайсы бинаның яшелләндерү проекты булырга тиеш. Рамил Муллинны яңа микрорайоннарда агачлар аз булуы борчый.

«Безнең шәһәр бакча эчендә булырга тиеш. Мондый тәҗрибә Европа илләрендә кулланыла, — дип шәрехләде Рамил Муллин. — Яшелләндерү өлешендә без югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Әйдәгез, шәһәрне тагын да яшелрәк, тагын да матуррак, тагын да яхшырак итү турында уйланыйк. Һәр торак пункт яшел массивта „утырырга“ тиеш».

Яшелләндерү проектларын кыш дәвамында эшләргә кирәк булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100