news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы Советы аппараты җитәкчесе үз вазифасыннан китте

Артур Сафинны эштән азат итү аның яңа эшкә күчүе белән бәйле.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Узган атна ахырында Артур Сафин Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе вазифасыннан китте. Аның китүе турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин хәбәр итте.

«Кызганыч, без бергә эшләргә өлгермәдек. Карар мин килгәнче үк кабул ителгән. Әмма мин Артур Рафис улына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең киләчәк эшчәнлегегез безнеке белән тыгыз бәйләнештә булыр дип уйлыйм һәм шунлыктан без якыннанрак танышырбыз», – дип ышаныч белдерде Рамил Муллин.

Сафинны эштән азат итү аның яңа эшкә күчүе белән бәйле. Әлегә кая китүе билгесез, әмма аның Түбән Камада калачагы турында мәгълүмат бар, дип әйттеләр «Татар-информ»га шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә.

Артур Сафин 2017 елда Башкарма комитетка эшләр идарәчесе вазифасына килде, 2018 елда район Советы аппаратын җитәкли.

«Коллектив Артур Сафинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, истәлекле фотоальбом бүләк итте һәм аңа яңа уңышлар теләде», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100