Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алуны узды
Онлайн-анкета форматында исәпкә алу кампаниясенең беренче көнендә үк яңа мөмкинлектән Россия Президенты Владимир Путин да файдаланды.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә халык санын алуны узган. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы саннарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкеталарны 2 млн 36 мең кеше тутырган, алар үзләрен һәм үз гаилә әгъзаларын - барысы 5 млн кеше яздырган», — диделәр ведомствода.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 2021 елның 14 ноябрендә төгәлләнәчәк (илнең ерак территорияләрендә 20 декабрьгә кадәр дәвам итә). Беренче тапкыр гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-анкета форматында исәпкә алу кампаниясендә катнашу мөмкинлеге бар, алар анда анкетаны 8 ноябрьгә кадәр тутыра ала. Акциянең беренче көнендә үк яңа мөмкинлектән Россия Президенты Владимир Путин да файдаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз