news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Финляндия арасында тимер юл элемтәсе ачылды

Поездлар узган елның мартында йөрүдән туктады.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия һәм Финляндия арасында тимер юл элемтәсе яңадан ачылды. Дөрес, әлегә бер үткәрү пункты (Вайниккала) гына эшли. Аның аша Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Хельсинкига барырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта, Финляндия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яки Европа медицина регуляторы тарафыннан расланган вакциналар белән коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарның кайбер категорияләре өчен генә үз чикләрен ачты. Туристлар өчен ил чикләре ябык. Поездлар узган елның мартында йөрүдән туктады. Чикләүләрне хәтта авиарейслар ачылганнан соң да гамәлдән чыгармадылар.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Санкт-Петербург һәм Хельсинки арасында «Аллегро» туристлык поездларын җибәрү турында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул шулай ук быелның 7 аенда ике ил арасында товар әйләнеше 19 процентка — 7 миллиард долларга диярлек артуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100