news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов татарларны халык санын алу кампаниясендә актив катнашырга чакырды

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Совет һәм Россия эстрада җырчысы, композитор, продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов татарларны Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә актив катнашырга чакырды.

«Кадерле дуслар, туганнар, якташлар, татарлар. Халык санын алу — барыбыз өчен дә бик мөһим. Без үзебезнең зур милләт, сан буенча руслардан кала икенче урында торган халык икәнлегебезне, барлык өлкәләрдә дә Россияне үстерүгә зур өлеш кертүебезне белдерергә тиеш. Җанисәптә актив катнашыгыз һәм татар булып язылыгыз», — диде җырчы.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды. Гражданнарның беренче тапкыр Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә исәпкә алу битен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге барлыкка килде. Россия Президенты Владимир Путин халык санын алу кампаниясенең беренче көнендә үк анда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100