Зәй районы Югары Мәлем авыл мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылды

Бәйрәм авыл хатын-кызлары көне уңаеннан оештырылды.

(Зәй, 18 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Миләүшә Хәйруллина). Зәй районы Югары Мәлем авыл мәдәният йортында яңа иҗат сезонын ачылды. Ул традиция буенча Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланып, «Галиҗәнап авыл хатыны» дип аталды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Былтыр темабыз яулык булса, быелгысы кабак булды. Авылыбыз хуҗабикәләре кабактан ризыклар әзерләү турында сөйләштеләр, фельдшер Раилә Талипова кабакның организмга файдасы турында бай мәгълүмат бирде, кабак белән бәйле уеннар да кызык килеп чыкты.

 Хатын-кызлар чын күңелдән ял итте бу көнне. Өй эшенә «Каенанам истәлеге» дигән бирем бирелгән иде. Хатын-кызлар каенаналарының истәлекле хатирәләре белән уртаклашты.

Авыл җирлеге башлыгы Линар Сибгатуллин җитәкчелегендә ир-егетлнең бәйрәм котлавы хатын-кызларга сюрприз булды. Алар башкарган күңелле җыр, бүләк иткән матур шарлар бәйләме бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.